Чистарту корылмаларының нәтиҗәсез эшләве өчен штраф. Идарәче компания 80 мең сум түләячәк

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компания чистарту корылмаларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылган. Министрлыкның Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары ТР Президентының ТР су объектларына ташлана торган суларны контрольдә тотуны көчәйтү турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында закон бозу очрагын ачыклаган. Территориаль идарә белгечләре ташландык судан пробалар алганнар. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә фильтрация һәм агынтыларны чистартканнан соң, кайбер химик кушылмалар буенча артып китү очракларының булуы билгеле булган.  

Юридик затка карата Административ хокук бозу турында РФ кодексының 8.15 ст. буенча («Су хуҗалыгы яки су саклау корылмаларыннан һәм җайланмаларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу») административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. 80 мең сум күләмендә административ штраф салынган һәм хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International