Бу көнне гомумреспублика генераль өмәсенә багышлап, ял көннәрен безнең белән бергә уздырырга теләк белдерүчеләрнең һәркайсына рәхмәт белдерәбез. Көзнең соң килүенә карамастан, өмәгә килеп, республиканы тагын да чистарак итәргә омтылучыларның һәркайсына. Ләкин, һава шартлары үзгәреп китүгә бәйле рәвештә, Казан шәһәрендә яр буенча территорияләрен чистарту өмәсе булмаячак. Экология министрлыгы ел дәвамында өмәләрдә һәм санитар чистарту эшләрендә актив катнашучыларның барысына да рәхмәт җиткерә. Апрель аеннан башлап октябрь аена кадәр республикада яшәүче 276 мең кеше «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» россиякүләм акциясе кысаларында яр буе территорияләрен чистарту эшләрендә катнашкан. Волонтерлар, актив кешеләр һәм әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган кешеләр 10 мең километрдан артык урынны чистартып, 37 мең куб.метрдан артык чүп-чар җыйган.