18 ноябрьдә Казанда Юниорларның бөтенроссия су форумы башлана

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

18 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Казанда Юниорларның бөтенроссия су форумы узачак. Чараның төп мәйданчыгы ИТ-парк булачак. Биредә Татарстанның да, Россиянең башка төбәкләренең дә, аерым алганда, Чиләбе, Төмән, Омск, Псков, Иркутск һәм башка өлкәләрнең дә яшь белгечләре, галимнәре һәм экспертлары җыелачак. Видеоконференция режимында форумда катнашучыларга 85 төбәк мәйданчыгыннан 500дән артык катнашучы, шулай ук илебезнең әйдәп баручы галимнәре һәм су тармагы экспертлары кушылачак. Чараны Россия Табигать министрлыгы һәм Федераль су ресурслары агентлыгы ярдәмендә «Экология проектлары консалтингы институты» АКО үткәрә. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы проектның оештыручысы булып тора.

Форумны ачу тантанасы 19 ноябрьдә ИT-паркта, 10:30 да башлана. Чараның кунаклары Россия Табигать министрлыгының профильле департамент директоры Роман Минухин, Росводресурсы җитәкчесе киңәшчесе Илья Разбаш һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков булачак.

Утырыш кысаларында студентлар башка, иганә ярдәмен алган һәм Россия юниорларының илкүләм су конкурсы кысаларында үз проектларын гамәлгә ашырган катнашучылар белән үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.  Моннан тыш, катнашучылар чараның төп кунакларына сораулар да бирә алачак. Форум вакытында беренче тапкыр барлык төбәкләр белән сорау-җавап форматында онлайн-сессия узачак. Бу көннәрдә Казанда фикер алышачак сорауларның берсе – яшьләрнең экология стартапларына ярдәм итү һәм аларны үстерү.

Проектның төп максаты – мәнфәгатьле егетләрне һәм кызларны Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү, шулай ук яшь буынны экология өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча Россия юниорларының илкүләм су конкурсы кысаларында проект эшчәнлегенә җәлеп итү.  

Форум программасы белән водныйфорум.рф сайтында танышырга була.

Белешмә: Юниорларның бөтенроссия су форумы – су хуҗалыгы тармагының яшь белгечләре, экспертлары һәм профессионаллары өчен коммуникация мәйданчыгы. Россия юниорларының илкүләм су конкурсында катнашучылар, финалистлар һәм җиңүчеләр су ресурсларын саклау һәм торгызу проектларын эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен актуаль юнәлешләр турында фикер алыша, мавыктыргыч семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә, команда уеннарында һәм бизнес вәкилләре, экология оешмалары һәм дәүләт хакимияте органнары катнашында башка чараларда катнаша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International