Лицензия шартларын бозган өчен Әлмәт фирмасы административ җаваплылыкка тартылган

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Лицензия килешүе нигезендә вак таш чыгаруны гамәлгә ашыручы Әлмәт оешмаларының берсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе мәгълүматлары буенча, файдалы казылмалар чыгаруга салым түләмәгән. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш ТИ экологлары аңлатканча,  «Җир асты байлыклары турында» РФ законының 43 ст. нигезендә, җир асты байлыкларыннан файдаланган өчен даими түләүләрне үтәү бурычы бар.

Вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яисә) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен һәм (яисә) җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле эшләр башкаруга башка проект документациясе таләпләрен бозу» дигән 7.3 ст. 2 өлеше буенча административ беркетмә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International