Бөтенроссия экологик диктантында катнаш!

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия экологик диктанты старт алды.  Быел чара офлайн-форматта һәм https://экодиктант крус/ порталында онлайн-форматта уза. 

Оештыручылар булып Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» АКО, «Ангел-ДетствоХранитель» ҖЧҖ һәм Федераль балалар экология-биология үзәге тора.

Экологик диктант тест формасында уза, ул 25 сорауны үз эченә ала. Биремнәр катлаулылыкның 4 категориясе буенча дифференциацияләнгән:

- 12 яшьтән кечерәк балалар;

- 12-18 яшьлек яшүсмерләр;

- профильле белеме булмаган яки экологик өлкәдә тәҗрибәсез өлкәннәр;

- профильле белеме булган һәм экологик өлкәдә тәҗрибә туплаган өлкәннәр.

Биремнәрне үтәүгә барлыгы 45 минут вакыт биреләчәк. Тест барышында төрле мәсьәләләр каралачак, шул исәптән энергия һәм ресурсларны саклау, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, экологик гадәтләр формалаштыру һәм экология белән бәйле башка мәсьәләләр.

Чара 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, нәтиҗәләр буенча катнашучылар катнашучы сертификатлары яки җиңүче дипломы алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасы Бөтенроссия экологик диктанты язу буенча иң актив төбәк булды. Шулай ук Татарстан җиңүчеләр саны буенча да беренче урын алды, экологик агарту акциясендә барлыгы 4 772 кеше катнашкан иде.

Белешмә: Экологик диктант – ул ел саен үткәрелә торган проект, аның максаты – Россия халкының экологик культурасын һәм белем дәрәҗәсен арттыру, экологик белемнәрне популярлаштыру һәм экологик өлкәдә волонтерлыкны үстерү. Беренче тапкыр диктант 2019 елның 6 сентябреннән 15 октябренә кадәр мәктәпләрдә узды. Россиянең 45 төбәгеннән 80 меңнән артык кеше акциянең пионеры булды. 2020 елда катнашучылар саны 2,8 млн кешегә җиткән, ә география 85 регионны колачлаган. Аларның 62сендә 3600 якын офлайн-мәйданчык оештырылган, калганнары экодиктант.рус порталы ярдәмендә үзләренең экологик грамоталылыгын тикшергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International