Арча районының Лесхоз урта мәктәбенең экологик тәрбия үзәгендә экологлар табигатьне саклау акциясе үткәргән. Укучыларны җимлекләр ясарга өйрәткәннәр һәм кышын кошларны ничек һәм нәрсә белән тукландырырга кирәклеге турында аңлатканнар. Төп максат – балаларга әйләнә-тирә мохиткә карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү. Шуның өчен махсус мәктәптә кошлар өчен җимлекләр күргәзмәсе оештырылган. Экологик дәрестә Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе белгечләре уздырган экологик дәрестә экологлар кошларны ничек ашатырга, аларның ояларын кайда һәм ничек итеп дөрес эләргә кирәклеге турында сөйләгәннәр. Моннан тыш, балалар танып-белү уеннарында катнашканнар, табышмаклар һәм ребуслар чишкәннәр. Төньяк ТИ белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый чаралар укучыларда әйләнә-тирә дөнья турында бербөтен күзаллау формалаштыра, мөстәкыйльлекне һәм иҗади активлыкны үстерә.