Идел ярлары 100 гектар куркыныч канализация ләменнән чистартылачак

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Казан шәһәре канализациясенең чистарту корылмаларыннан барлыкка килгән ләм кырларын рекультивацияләүгә иртәрәк керешәчәк. «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында чараларны финанслау турында 3381-ро санлы күрсәтмә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин тарафыннан имзаланган, бу хакта Россия Табигать министрлыгы хәбәр итә. 
Казанның шәһәр чистарту корылмаларының ләм кырлары 1974 елдан бирле эшли һәм Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасында 100 га якын мәйдан били. Басулар юеш утырмаларны киптерү һәм Казан шәһәренең чистарту корылмаларындагы агып төшүче суларны тотрыклыландыру өчен билгеләнгән. Ярты гасыр диярлек дәвамында ләм басулары чынлыкта проект куәтен арттырып тулган. Һәм хәзер, 2020 елда үткәрелгән экспертиза мәгълүматлары буенча, ләм утырымында куркыныч авыру тудыручы микроорганизмнарның югары микъдарда булуы күзәтелә, ә кайбер карталарда авыр металларның рөхсәт ителгән концентрацияләре дә артып киткән. Сусаклагычның якын урнашуын исәпкә алып, бу  күп максатларда файдаланыла торган елга өчен дә, тулаем әйләнә-тирә мохит өчен дә реаль куркыныч тудыра.  
«Казан гына түгел, берьюлы Идел буеның берничә төбәге Куйбышев сусаклагычының иминлегенә бәйле. Безнең өчен эчә торган су чыганагын пычрану куркынычыннан саклап калу – принципиаль мөһим. Экология мәсьәләләрендә эшне тоткарлау кыйммәткә төшәргә мөмкин», – ди экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, ул билгеләп үткәнчә, ләм кырлары –тупланган зыян объекты, аның тәэсирен беренче чиратта казанлылар тоячак. «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты әлеге экологик проблеманы бетерершә ярдәм итәчәк. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча, 2019 елдан башлап, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы кырларны рекультивацияләү проекты өчен технологияләр сайлау һәм эзләү белән шөгыльләнә. Бу тема буенча Россия экология министры Александр Козлов һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуында да фикер алышынды. «Экология» илкүләм проекты кысаларында ләм кырларын рекультивацияләү эшләре быел ук башланачак һәм 2024 елда тәмамлана. 
Проектның гомуми бәясе – 8,1 млрд. сумнан артык, 548 млн. сум агымдагы елда федераль бюджеттан алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International