ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе тарафыннан Бөгелмә районының Карабаш сусаклагычы акваториясендә эшчәнлек алып баручы предприятиегә карата 50 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнгән. Су куллану шартнамәсе нигезендә, оешма һәр кварталда су анализлары нәтиҗәләрен күрсәтергә тиеш. Предприятие быелның 3 нче кварталында шартнамә шартын үтәмәгән.
Әлеге җитешсезлек очрагы буенча предприятие Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.6 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылган. Бүгенге көнгә предприятие тарафыннан штраф тулы күләмдә түләнгән.