ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында коррупциягә каршы көрәш буенча семинарлар узды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу, коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне һәм вазыйфаи бурычларны үтәү мәсьәләләре буенча семинар булып узды. Чара ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде. Анда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов, Казан районара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Ольга Мельник катнашты. Дәүләт граждан хезмәткәрләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү кагыйдәләре, шулай ук белешмәләр тутырганда һәм дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салганда иң киң таралган хокук бозулар һәм хаталар турында мәгълүмат бирү тәртибе каралды.

Видеоконференция режимында узган чарада шулай ук Министрлыкның барлык территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International