Буа балалар бакчасы абруйлы халыкара бүләк алган. Белем бирүдәге югары казанышлары, экология акцияләрендә һәм конкурсларында актив катнашуы өчен Буа шәһәренең «АБВГДЕЙКа» гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы «Яшел флаг» белән бүләкләнгән. Бу бүләк «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасында катнашучыларга бирелә. Әйтергә кирәк, гомуми белем бирү учреждениесе өченче ел әлеге программада катнаша һәм бу инде аның икенче бүләге. «Әлеге бүләк – бөтен дөньяда танылган экологик белем бирү сертификаты. Аны алу – экологик тәрбия, эко-мәдәният формалаштыру белән актив шөгыльләнүне раслый», – дип билгеләп үттеләр Министрлыкның Идел буе территориаль идарәсе белгечләре. Бәйрәм хөрмәтенә балалар бакчасында экологик чара оештырылган. Нәни экологлар «Сәламәтлек сере» спектаклен күрсәткәннәр, анда кунакларга файдалы экологик гадәтләр турында сөйләгәннәр.
Белешмә: Яшел флаг – Европада һәм аннан читтә дә танылган абруйлы экологик символ ул. Ул «Эко-мәктәпләр/Яшел флаг» халыкара программасы буенча уңышлы эшләүче мәгариф оешмаларына экологик агарту өлкәсендә күренекле казанышлары өчен бирелә. Программаның төп максаты – үсеп килүче буынны тәрбияләү, аңа әйләнә-тирә мохитне саклау өчен җаваплы булуын аңларга булышу һәм командада эшләү, эзлекле рәвештә тотрыклы үсеш юлына күчәргә ярдәм итә торган карарлар кабул итүдә катнашуына этәргеч бирү.