Татарстан – «Вода России» бөтенроссия акциясендә җиңүче!

2021 елның 4 декабре, шимбә

Бүген, 5 декабрьдә билгеләп үтелә торган Волонтёр көне алдыннан  «Экология» илкүләм проекты  («Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты) кысаларында ярларны җыештыру буенча «Вода России» бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан 1 урынны яулады. Яр буе территорияләрен чистарту буенча масштаблы чараларда 276 мең татарстанлы катнашкан. 10 мең км яр буе линиясе чистартылган, 37,6 мең куб.м. чүп-чар җыелган.
 Бу сезон акциясендә Россиянең 1 141 963 кешесе катнашкан һәм әлеге проект барган вакыт эчендә бу – яңа рекорд, – дип хәбәр итә РФ Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы.

«Безнең экология акцияләре елдан-ел битараф булмаган кешеләрне күбрәк җәлеп итә. Шунысы мөһим, яшьләр ешрак килә һәм үз ярдәмен тәкъдим итә. Шуңа күрә без мондый инициативаларны хуплаячакбыз, үз осталыкларын, белемнәрен куллана һәм планетаны яхшырак итә алачак яңа мәйданчыклар булдырырга тырышачакбыз», – дип белдергән Россия Табигать министрлыгы башлыгы Александр Козлов.


«Без бу яңалыкка бик шат һәм ял көннәрен безнең елгалар һәм күлләр ярларын генераль рәвештә җыюга багышлаган һәркемгә рәхмәтле. Шулай булгач, бу җиңү – һәр татарстанлы яулаган җиңү!» – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм «Вода России» акциясен оештыручыларга һәрьяклап ярдәм итүләре һәм барлык чараларны оста үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Су ресурслары федераль агентлыгы башлыгы Дмитрий Кирилов, акция нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, болай дип нәтиҗә ясый:

«Чиктән тыш хәлләр тиз арада уртак тел табарга өйрәтә. Әмма акциядә катнашкан миллионлаган кешеләр белән без аны кичектергесез вакытларны көтмичә генә дә таба алдык. Киң колачлы, күп катлы мәсьәләне хәл итү – төп ресурсны саклап калырга тырышу – бердәм максат. Ышанам, барлык волонтерлар да БМОның тотрыклы үсеш максатларына ирешүдә шәхсән катнашачагын аңлый. Акваторияләр чистара бара. Ә суга булган караш гаделрәк төсмер ала. Бүген тормыш өчен кирәкле булган нәрсә иртәгә үтемле, куркынычсызрак сыйфатта тагын да күбрәк кирәк булачак. Бүген моны барысы да аңлый».

«Табигатьне саклау – безнең уртак эшебез, ә һәркайсыбызның катнашуы – бәһасез... Безнең акцияләр аша без табигатькә һәм су объектларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә, аны модага кертергә тырышабыз, – дип уртаклашты «Вода России» акциясенең баш идеологы, «ВХК үсеш үзәге» ФДБУ директоры Илья Разбаш.
Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгы Бөтенроссия акциясендә 2019 елдан бирле катнаша. 3 ел нәтиҗәләре буенча анда 430 меңнән артык татарстанлы катнашкан, ягъни республиканың һәр 9 нчы кешесе өмәләргә чыккан, дигән сүз. Быел, әгәр бөтен Россия буенча әйтсәк, акциядә катнашучыларның өчтән берсе – татарстанлылар.
Акцияне оештыручылар – «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Россия Табигать министрлыгы, Росводресурсы ярдәмендә  Россия су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге. «Вода России»  бөтенроссия экология акциясе 2014 елдан бирле уза һәм Россиядә иң эре һәм аеруча популяр экоирекле акцияләрнең берсе булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International