Экология дөньясына сәяхәт. Мамадыш шәһәрендә нәниләр өчен ачык дәрес уздырылган

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Мамадыш шәһәренең 12 нче «Ләйсән» балалар бакчасында «Терек һәм терек булмаган табигать» темасына экологик дәрес үткәрелгән. Күрсәтмә ярдәмлек сыйфатында чәчәкләр кулланылган. Балалар, суның үсемлеккә ни рәвешле эләгүен аңлар өчен, зур булмаган эксперимент үткәреп караганнар: бер канәфер чәчәген сулы савытка утыртканнар, ә икенчесен азык-төлек буяуларына буялган суга куйганнар. Көн дәвамында балалар вазадагы ак чәчәкләрнең ни рәвешле итеп буягыч төскә керүен күзәткәннәр. Шул рәвешчә, алар сыеклыкның сабак аша чәчәк таҗларына ни рәвешле үтеп керүен аңлаганнар. Моннан тыш, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кышын кошларга ничек итеп ярдәм итеп булуы турында да сөйләгәннәр. Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, мондый экологик дәресләр балаларда танып белү активлыгын, кызыксынучанлыкны үстерүгә ярдәм итә һәм терек һәм терек булмаган табигатьне тикшерүгә этәргеч бирә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International