Файдалы да, кызыклы да. Арча мәктәп укучылары Төньяк идарә лабораториясендә булганнар

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Арчаның 1 нче мәктәбендә укучылар Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе экологлары янында кунакта булганнар. Балаларга туфрак, су, һава пробаларын алу һәм анализлауны ачык күрсәтү өчен, лаборатория буенча махсус экскурсия оештырылган. Укучыларга дәрестә алган белемнәр дә ярап куйган. Белгечләр кеше сәламәтлеге өчен нинди химик элементларның киңәш ителүе турында һәм ни өчен икәнен сөйләгән. Мәктәп укучыларына пробаларда пычратучы матдәләрнең булу-булмавы ни рәвешле ачыклануы турында гамәлдә күрсәткәннәр. Балалар, үз чиратында, экологлар эше буенча сорауларын биргәннәр һәм әйләнә-тирә мохит турындагы белемнәре белән дә уртаклашканнар. «Лабораториягә экскурсияләр укучыларның тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксыну дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итә. Чөнки мондый дәресләр вакытында алар эш, инспекция бурычлары һәм функцияләре белән таныша һәм үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирә алалар», –  дип билгеләп үтте Төньяк ТИ белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International