Тыюлык дөньясы. Төньяк территориаль идарәсе экологлары интерактив дәрес үткәрде

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Арчаның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Югары Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тыюлыкларга онлайн-экскурсиягә барды. Ә аларга ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре ярдәм итте. Алар онлайн-экскурсия форматында балаларны Россия тыюлыкларының барлыкка килү тарихы, үсеш тарихы белән таныштырды һәм аерым саклана торган табигать территорияләре турында сөйләде. Шулай ук балаларга тыюлыкларның һәм милли паркларның биологик төрлелеген саклаудагы ролен аңлаттылар.

Экологлар күрсәтмә материал сыйфатында Россиянең тыелган урыннары турында презентация һәм видеороликлар әзерләгән иде. «Интерактив дәресләр, кабинеттан чыкмыйча да, тыюлыкның иң яшерен почмакларын күрү өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Укучылар тыюлыклар һәм аларның табигатьне саклауда роле турында бик күп яңа мәгълүмат ала», - ди Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International