Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Алдынгыларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә республиканың экология куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән экология куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм экологик мониторинг идарәсе җиткәчесе Рәисә Шаһидуллина һәм Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе Наил Гарипов бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә республиканың экология куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән зур өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган экологы» дигән мактаулы исем Ык буе территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Таһир Низамовка һәм Кама буе территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Рөстәм Гәрәевка бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә күпьеллык намуслы хезмәте һәм республикада әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану өлкәсендәге бурычларны хәл итүгә зур өлеш керткәне өчен Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов һәм Идел Аръягы территориаль идарәсенең экология күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Хәбибуллина Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән намуслы хезмәте һәм республиканың экология куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклаунга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты түбәндәгеләргә бирелде:
1) министрның беренче урынбасары Айрат Шиһапов;
2) финанс контроле, исәпкә алу һәм хисаплылык бүлегенең әйдәп баручы белгече Резедә Хәкимуллина;
3) Ык буе территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Илдар Миңнегалиев;
4) административ-хуҗалык бүлегенең өлкән белгече Рәшидә Шәйдуллина.
Россия Федерациясенең табигать ресурслары һәм экология министры боерыгы нигезендә күпьеллык намуслы хезмәте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, табигать ресурсларыннан рациональ файдалану өлкәсенә керткән зур өлеше өчен «Су хуҗалыгы отличнигы» күкрәк билгесе белән әйләнә-тирә мохитне саклау икътисады бүлегенең әйдәп баручы белгече Ольга Кәримова бүләкләнде.
Россия Федерациясенең табигать ресурслары һәм экология министры боерыгы нигезендә күпьеллык намуслы хезмәте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, табигать ресурсларыннан рациональ файдалану өлкәсенә керткән зур өлеше өчен Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән түбәндәгеләр бүләкләнде:
1) атмосфера һавасын саклау бүлеге җитәкчесе Алия Гәрәева;
2) җайга салу бүлегенең әйдәп баручы белгече Регина Федорова;
3) әйләнә-тирә мохитне саклау икътисады бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ольга Шляхтина.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!