Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында коррупциягә каршы көрәш турында лекция узды

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ведомство хезмәткәрләре өчен коррупцияне үз эченә алган хокук бозуларны булдырмау темасына лекция оештырылды.

Коррупцияне кисәтүнең төп юнәлешләре, аңа каршы көрәшнең хокукый нигезләре һәм аны оештыру турында Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Роберт Заһидуллин сөйләде.  Шулай ук ул «Справки БК» махсус программасындагы эш тәртибен аңлатты һәм Министрлыктагы Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларының коррупция куркынычы белән бәйле булган исемлегенә бәйле үзгәрешләрне санап үтте. Роберт Заһидуллин катнашучыларга үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында ел саен мәгълүмат бирергә кирәклеген искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International