Укучылар - укытучы ролендә. Укучылар цифрлаштыру елына багышланган экология дәресе үткәрде

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Заманча технологияләр ни рәвешле экология белән бәйле һәм алар әйләнә-тирә мохиткә ничек йогынты ясый? Бу һәм башка сорауларга Минзәлә шәһәренең «2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 5 нче сыйныф укучылары җавап бирде. Чарада Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. Экология дәресе барышында укучылар дәүләт эшлеклеләре, эшкуарлар, галимнәр һәм активистлар ролендә чыгыш ясады һәм экология мәсьәләләрен бергәләп хәл итү юлларын ачыкларга тырышты. Балалар шулай ук экология өлкәсендәге цифрлы трансформация турында да фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, 2022 ел ТР Президенты тарафыннан Цифрлаштыру елы дип игълан ителде.  «Цифрлаштыру әйләнә-тирә мохитнең киләчәге белән бәйле, чөнки бу күп кенә процессларны автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Бу аларны күпкә нәтиҗәлерәк һәм кулайрак итә. Мәсәлән, чүпне бүлү тиздән автомат рәвештә башкарылачак. Бу шулай ук атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны контрольдә тоту өлкәсенә дә кагыла», - дип билгеләп үтте укучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International