Бүген Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә экология күзәтчелеге нәтиҗәләре турында сөйләштеләр

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

«Профилактик чаралар нәтиҗәсендә, без хокук бозулар санының едан-ел кимүен күзәтәбез. 2021 елда ведомство 4078 беркетмә төзегән, китерелгән зыян һәм салынган штрафларның гомуми суммасы 84 млн.сумнан артык дип бәяләнә. Әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү фактлары буенча хокук саклау органнарына 43 материал җибәрелгән, алар нигезендә 22 җинаять эше кузгатылган», - дип хәбәр итте министр. Ул шулай ук Министрлыкның хокукый тәэмин итү хезмәткәрләре эшен дә билгеләп үтте: «Суд эшләренең катлаулы һәм төрле булуына да карамастан, алар ведомство мәнфәгатьләрен яклый. Саны буенча 898 суд эшенең 75% безнең файдага кабул ителде».

Доклад кысаларында ведомство башлыгы хәбәр иткәнчә, күзәтчелек нәтиҗәләренең төп күрсәткече – халык белән элемтә. Министрлыкның элемтә каналлары һәм кораллары даими рәвештә киңәйтелә һәм гражданнарга уңайлы булсын өчен эшләнә. Бүген алар шикаятьне генә кабул итеп калмый, гариза тутырганда ярдәмче функциясен дә үти. Узган ел Министрлык адресына 6284 мөрәҗәгать кабул ителә.

Калдыклар белән бәйле закон бозулар халыкта аеруча борчу уята, әмма узган еллардагы күзәтчелек һәм ачыкланган хокук бозуларны бетерү чаралары аркасында, бу өлкәдә шикаятьләр саны кими. Законны бозган өчен административ, гражданлык-хокукый һәм җинаять җаваплылыгы каралган, диде министр. 2021 елда 4 078 беркетмә төзелгән, китерелгән зыян һәм салынган штрафларның күләме 84 миллион сумнан артык дип исәпләнелә. Әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү фактлары буенча хокук саклау органнарына 43 материал җибәрелгән, алар нигезендә 22 җинаять эше кузгатылган. Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, 2022 елдагы бурычларның берсе – тармакны цифрлаштыру. Ул дәүләт экология күзәтчелеген автоматлаштыруны һәм модернизацияләүне тәэмин итәргә һәм Министрлык эшчәнлеген тагын да ачыграк итәргә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International