Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакантлы вазифаларына бәйге игълан итә. Түбәндәге вазифалар тәкъдим ителә:
1) 1 разрядлы өлкән белгеч – геология күзәтчелеге бүлеге;
2) 1 разрядлы өлкән белгеч – экология күзәтчелеге бүлеге;
3) әйдәп баручы белгеч – документлар үтәлешен контрольдә тоту бүлеге.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 7-8 февралендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 йорт, 104 каб., тел.: 267-68-17.
Бәйге комиссиясе утырышы (якынча) 2022 елның 24 февралендә булачак.
Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/obyavlenie-o-konkurse.htm.