IT-технологияләр безнең эшебезне тагын да аңлаешлырак һәм оперативрак итәргә тиеш

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шул хакта хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, бу ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, цифрлы дөньяда кеше һәм аның мәнфәгатьләре иң мөһим төшенчәләр булып кала. IT-технологияләр югары дәрәҗәдәге оперативлыкны тәэмин итәргә тиеш, ә мониторинг мәгълүматлары нәтиҗәле идарә итү мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк. Моның өчен экологик куркынычсызлык һәм табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендә бердәм мәгълүмат киңлеген булдыручы яңа, уңайлы һәм ышанычлы системалар булдыру кирәк.  Моңа түбәндәгеләрне кертеп карарга мөмкин: барлык үткәрелгән мониторингларның нәтиҗәләрен гомумиләштерү һәм анализлауда кулланыла торган экология мониторингы системасы; файдалы казылмаларны чыгарудан башлап куллануга кадәр булган җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге чынбарлыкны күзәтергә мөмктинлек бирә торган «Җир асты байлыклары» бердәм системасы һәм Министрлык эшчәнлегенең оперативлыгын арттыруга һәм коррупция күренешләрен булдырмауга юнәлтелгән Дәүләт экология күзәтчелеге нәтиҗәләрен исәпкә алуның региональ системасы. Министрлыкта Республика җитәкчелеге ярдәме белән тармакның цифрлы платформасын булдыру өчен проект документациясен эшләүгә керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International