Бәйге чаралары инновацион, экологик технологияләр һәм әйләнә-тирәлекне саклау белән кызыксынучы талантлы яшь гражданнарны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Бәйге ике этапта үткәрелә. 2022 елның 15 гыйнварыннан 3 мартына кадәр читтән торып беренче этап узачак. 2022 елның 28-29 апрелендә онлайн-форматта икенче этап үтәчәк. Анда Россия, БДБ илләре һәм башка дәүләтләрдән 14-17 яшьлек гражданнар катнаша ала. Катнашучылар түбәндәге номинацияләр буенча үзләренең авторлык проектларын тәкъдим итәчәк, иҗади эшләрен күрсәтәчәк, волонтерлык тәҗрибәләре белән уртаклашачак:
1.«Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү»;
2.«Эко-архитектура»;
3.«Эко-патруль»;
4.«Фенологик күзәтүләр − «Язгы кар чанасы». - Әлеге номинация Рус география җәмгыятенең Фенологик челтәре белән берлектә гамәлгә ашырыла;
5.«Дөнья океанының биотөрлелеген саклау»;
6.«Әйберләрнең икенче тормышы: Апсайклинг»;
7.«Халык иҗатында табигать»;
8.«Экология турында социаль реклама».
Җиңүчеләр һәм призерлар бәйгене оештыручылардан һәм партнерлардан кыйммәтле бүләкләр алачак.
Катнашу шартлары белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: www.nashe-dostoyanie.ru