ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2022 ел
җомга

Чистай шәһәре 1 нче номерлы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең кечкенәләр төркемендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре «Безнең белән бергә бүл!» дигән темага экология дәресе үткәрде.


3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 15 февралендә «Федераль экология операторы» Федераль дәүләт унитар предприятиесе «I һәм II класслы калдыклар белән эш итүнең яңа системасы. I һәм II класслы куркынычлыкка ия калдыклар белән эш итүнең федераль дәүләт мәгълүмати хисап һәм контроль системасы» темасына йомгаклау вебинары уздыра.

Министрлык адресына «Халык контроле» системасы аша гражданнардан Казан шәһәренең М. Миль урамында санкцияләнмәгән кар ташлау урыны барлыгы турында мөрәҗәгать килә.

«Татарстан Республикасы Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе лабораторияне аккредитацияләү буенча уңай экспертиза бәяләмәсе алды. Экспертиза акты аккредитация критерийларына һәм «Сынау һәм калибрлы лабораторияләрнең компетентлыгына карата гомуми таләпләр» ISO/IEC 17025-2019 дәүләт стандарты таләпләренә туры килүне ачыклый. Лаборатория эчәргә яраклы, табигый өслек һәм җир асты, шулай ук агынты сулар, атмосфера һавасы, туфрак, грунт, су төбе утырмалары һәм калдыклардан анализ алырга хокуклы.


2
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт  җитәкчесе Светлана Радионова тантаналы рәвештә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте Идел-Кама Төбәкара идарәсе бүлегенең һәм «Татарстан Республикасы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге» филиалы Кама аръягы сынау лабораториясенең яңа бинасын ачтылар.

Бүген Питрәч районы «Каенкай» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә «Белем бирү процессына интерактив дидактик пәрдә кертү аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экология юнәлешендә белем бирү» дип аталган Республика семинары булып узды.


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

«Орион» яшьләр үзәгендә «Экология мәгърифәтчеләре мәктәбе» шәһәр проекты кысаларында «Экоквиз» интеллектуаль уены үткәрелде. Викторинаның максаты – калдыкларны аерым җыю күнекмәләрен булдыру һәм көндәлек тормышта экологик гадәтләрне формалаштыру исәбенә экологик белемнәрне күтәрү.


31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Тиешле булмаган урынга кар ташланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Рус-Алман Швейцариясе территориясендә санкцияләнмәгән кар ташлау урынын ачыклады. Кишәрлекне тикшерү барышында, хезмәткәрләр КамАЗ йөк үзбушаткычы йөртүчесенең кар бушатуын теркәгән. Законсыз кар ташлау урынының мәйданы – 300 кв.м., күләме 84 куб.м. тигез.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Баулы муниципаль районының «5 нче номерлы урта гомуми белем бирү әктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесе укучыларына безнең төбәктә яшәүче кошлар турында сөйләде.


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Арча районының белем бирү учреждениеләрендә укучылар белән әйләнә-тирә дөньяда кошларның роле һәм аларны кышкы чорда тукландыру үзенчәлекләре турында сөйләште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International