Экологлар Казанда чираттагы законсыз кар ташлау урынын ачыклады

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Тиешле булмаган урынга кар ташланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Рус-Алман Швейцариясе территориясендә санкцияләнмәгән кар ташлау урынын ачыклады. Кишәрлекне тикшерү барышында, хезмәткәрләр КамАЗ йөк үзбушаткычы йөртүчесенең кар бушатуын теркәгән. Законсыз кар ташлау урынының мәйданы – 300 кв.м., күләме 84 куб.м. тигез.

Транспорт чарасы хуҗасына Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясындагы 1 өлеше буенча административ материал төзү буенча хәбәр җибәрелде.  Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше буенча беркетмә төзелде. Эш материаллары карар кабул итү өчен Казан шәһәренең Вахитов районы судына җибәрелде, хокук бозучыга 100 мең сум күләмендә штраф яный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International