60 Чаллы баласы «Экоквиз»да көч сынашты

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

«Орион» яшьләр үзәгендә «Экология мәгърифәтчеләре мәктәбе» шәһәр проекты кысаларында «Экоквиз» интеллектуаль уены үткәрелде. Викторинаның максаты – калдыкларны аерым җыю күнекмәләрен булдыру һәм көндәлек тормышта экологик гадәтләрне формалаштыру исәбенә экологик белемнәрне күтәрү. «Мусора.Больше.Нет.Набережные Челны» экология хәрәкәте һәм «Орион» яшьләр үзәге муниципаль автономияле учреждениесе ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәме белән викторинаны башлап җибәрүчеләр булып санала. Чарада автошәһәрнең 10 белем бирү учреждениесе – Казан федераль университетының Инженер-икътисад көллияте, №6, №19, №49, №50, №56, №58, №60 мәктәп, № 76 һәм № 77 гимназия укучылары, шулай ук экоактивларның җыелма командасы катнашты. Алар, командаларга бүленеп, 5 тур үтте: видео-сорау, текст рәвешендәге сорау, график сорау, ва-банк һәм супер-уен.

Уен нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр җиңүче дип табылды:

1 урын - «58 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

2 урын - «48 нче номерлы кадет мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

3 урын - «60 нчы номерлы гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Җиңүче һәм катнашучыларны дипломнар белән бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International