Бүген Питрәч районы «Каенкай» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә «Белем бирү процессына интерактив дидактик пәрдә кертү аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экология юнәлешендә белем бирү» дип аталган Республика семинары булып узды. Чарада Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экология юнәлешендә белем бирү бүлегендәге өлкән белгече Екатерина Веретенникова катнашты. Семинар калдыкларны аерып җыюга, суның химик үзенчәлекләренә һәм Татарстан Республикасының хайваннар дөньясына багышланган иде. Шулай ук балалар ташландык материаллардан тегелгән киемнәр дә тәкъдим итте. Тәрбияләнүчеләрнең киемнәре һәм аксессуарлары полиэтилен, картон, кәгазь, целлюлоза һ.б. материаллардан ясалган иде. Балалар үз осталыкларын, пөхтәлеген, эстетиклыгын һәм элегантлыгын күрсәтте.
«Балалар – безнең республиканың киләчәге һәм аларның җаваплылыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга җәлеп ителү дәрәҗәсе үзебездән тора. Без сезнең табигатькә сакчыл караш темасына ничек итеп җаваплы каравыгызны күрдек. Киләчәктә дә безнең чараларда актив катнашырсыз дип өметләнәбез», - дип балаларга мөрәҗәгать итте Екатерина Веретенникова.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге «Табигать – безнең йортыбыз» проектын гамәлгә ашырды. Проект коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү юнәлешендәге бәйге нәтиҗәләре буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бүлеп биргән акчалар хисабына гамәлгә ашырылды. «Каенкай» балалар бакчасы шулай ук күп функцияле программага ия булды. Әлеге проектның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларда кызыксынучанлыкны үстерүгә ярдәм итә торган киң һәм экология юнәлешендәге фикерләүне формалаштыру.