Бүген Түбән Камада тантаналы рәвештә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бүлегенең яңа бинасын ачтылар

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт  җитәкчесе Светлана Радионова тантаналы рәвештә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте Идел-Кама Төбәкара идарәсе бүлегенең һәм «Татарстан Республикасы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге» филиалы Кама аръягы сынау лабораториясенең яңа бинасын ачтылар. Моннан тыш, Идарәгә 10 яңа җиңел автомобиль сатып алу өчен сертификат тапшырылды. Яңа бина һәм җиһазландырылган лаборатория Түбән Кама сәнәгать төене үзенчәлекләрен исәпкә алып, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең дәүләт инспекторлары һәм лаборатория белгечләренә, штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, җавап кайтаруның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, уңайлы мохит кеше тормышы өчен уңайлы шартларның мөһим өлеше булып тора. «Түбән Кама сәнәгать районында экология буенча зур техноген йөкләмә каралган. Без моны аңлап алдык һәм бер-бер артлы кирәкле чаралар күрдек. Безнең төп бурыч – гражданнар тормышының сыйфатын яхшырту. Моңа чиста су да, һава да, яшәү тирәлеге дә керә. Бу юнәлештә республикада бик күп эш башкарыла. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган барлык проектлар да катгый экологик экспертиза уза», - дип билгеләп үтте Республика Президенты. Заманча җиһазландырылган лаборатория туфрак, һава, агып җыела торган су, җитештерү һәм куллану калдыклары торышына мониторинг ясарга мөмкинлек бирәчәк. ТР җитәкчелегенә, төрле яклы ярдәм күрсәтүе өчен, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова: «Түбән Кама көчле сәнәгать кластеры булып тора. Без шәһәр халкының, нинди экология халәтендә яшәвен белү өчен, төгәл мәгълүматка һәм аңлатуларга мохтаҗ икәнен беләбез. Монда әйләнә-тирә мохиткә җитди йогынты ясаучы сәнәгать предприятиеләре шактый. Күрсәтелгән ярдәм өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәм. Хәзер без үз вакытында мониторинг үткәрә, халыкның сорауларына җавап бирә һәм кирәкле вакытта тиешле урыннарда була алабыз», - дип рәхмәтләрен белдерде.

Бүген Түбән Кама муниципаль районы Киңәшмә йортының Зур залында «Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында» дип аталган киңәйтелгән киңәшмә булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнары җитәкчеләре, министрлык һәм ведомство, хокук саклау органнары, Татарстан, Марий Эл һәм Чуваш Республикасының эре предприятие вәкилләре дә катнашты. Үз чыгышында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров Идел-Кама төбәкара идарәсенең 2021 елдагы күзәтчелек эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм 2022 елга куелган бурычлар турында сөйләде.

Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2021 елда 2000 нән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. 64 млн. сумлык штраф салынган, шуның 73,8% өлеше түләттерелгән. Аның сүзләренчә, «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында, «Идел буе федераль округы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең «Татарстан Республикасы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге» филиалы һәм «Чувашия Республикасы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге» филиалы Куйбышев һәм Чабаксар сусаклагычларының өслек суларына мониторинг уздыра. Шулай ук предприятиеләрдән чыккан өске су объектларына агып җыела торган суларның сыйфатын ачыклау буенча лаборатор тикшеренүләр үткәрелә.

Субъектлар территориясендә «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру турындагы доклад белән ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Чуаш Республикасы табигать ресурслары һәм экология министры Әмир Бәдертдинов чыгыш ясады. Түбән Кама районында табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International