Экологлар Казан шәһәрендә рөхсәтсез кар ташлау урынын ачыклады

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Министрлык адресына «Халык контроле» системасы аша гражданнардан Казан шәһәренең М. Миль урамында санкцияләнмәгән кар ташлау урыны барлыгы турында мөрәҗәгать килә. Үзәк территориаль идарә хезмәткәрләре, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе вәкилләре белән берлектә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча рейд үткәрә. Территорияне тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозу факты раслана. Белгечләр куркынычлык һәм токсиклык классын ачыклау өчен пычрак кар пробаларын алды. Биотест нәтиҗәләре буенча, пычранган кар куркынычлыкның 4 классына карый, шулай ук сульфатлар, хлоридлар, нефть продуктларының 4 тапкыр артык булуы ачыклана. Пычранган территориянең мәйданы – 400 кв. м., күләме 410 куб. м. җитә.

Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савинов районнарына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, ташыганда, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясы буенча административ беркетмә төзелә. Эш материаллары карар кабул итү өчен Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы судына җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International