«ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану ФҖБ» ДБУ аккредитация алды

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе лабораторияне аккредитацияләү буенча уңай экспертиза бәяләмәсе алды. Экспертиза акты аккредитация критерийларына һәм «Сынау һәм калибрлы лабораторияләрнең компетентлыгына карата гомуми таләпләр» ISO/IEC 17025-2019 дәүләт стандарты таләпләренә туры килүне ачыклый. Лаборатория эчәргә яраклы, табигый өслек һәм җир асты, шулай ук агынты сулар, атмосфера һавасы, туфрак, грунт, су төбе утырмалары һәм калдыклардан анализ алырга хокуклы.

Исегезгә төшерәбез, аккредитацияләнгән лабораториядән алынган белешмәләр сезне дөрес мәгълүмат һәм, бәхәсле хәлләр килеп чыккан очракта, юридик яктан нигезләнгән дәлилләү базасы белән тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International