«Безнең белән бергә бүл!» Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга чүпне аерып җыю турында сөйләделәр

2022 елның 4 феврале, җомга

Чистай шәһәре 1 нче номерлы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең кечкенәләр төркемендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре «Безнең белән бергә бүл!» дигән темага экология дәресе үткәрде. Дәреснең төп максаты – балаларга көнкүреш калдыкларының нинди төрләре булуы турында сөйләү һәм чүпне дөрес итеп аерырга өйрәтү. Балалар, икенчел эшкәртү нәтиҗәсендә яңа әйберләр барлыкка килүен белде, чөнки икенчел чималдан материал ясап, файдалы әйберләр әзерләргә мөмкин.  Экологлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны калдыкларны утильләштерү дигән төшенчә белән дә таныштырды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр гамәли биремнәр ярдәмендә үзләштергән белемнәрен ныгытты. Танып-белү дәресе ахырында балаларга экология темасына караган махсус рәсемнәр бүләк иттеләр. «Балаларның кечкенәдән үк чүпне аерып җыю һәм утильләштерүнең мөһимлеген аңлавы кирәк, чөнки бу табигатькә сакчыл караш формалаштыра» - дип билгеләп үтте белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International