Арча районы укучыларына кышын кошларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Арча районының белем бирү учреждениеләрендә укучылар белән әйләнә-тирә дөньяда кошларның роле һәм аларны кышкы чорда тукландыру үзенчәлекләре турында сөйләште. Белгечләр республикада кошларның нинди төрләре яшәве, аларның кайсылары күчмә кошлар икәнлеге, ә кайсыларының туган як территориясендә кышларга калуы турында сөйләде. Теория өлешеннән соң, хезмәткәрләр, балалар белән берлектә, кошларны ашату өчен куелган «кошлар ашханәләре»ндә булды. «Әлеге чаралар әйләнә-тирәлеккә җаваплы һәм сакчыл караш формалаштыруның яхшы алымы гына булып калмый, балаларны төркемнәрдә эшләргә дә өйрәтә», - дип билгеләп үтте Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре. Шулай итеп, укучылар кече туганнар турында кайгырта, экология буенча белем дәрәҗәсен күтәрә һәм иҗади сәләтен үстерә. «Кошалрны кайгырту, күзәтү, башкарылган эшнең әһәмиятен тою мөмкинлеге балаларда табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштыру өчен бик мөһим шарт булып тора», - дип ассызыклады мәгариф учрежденисе тәрбиячеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International