Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының эш режимнары буенча тәкъдимнәр әзерләүгә караган ведомствоара комиссиядә әлеге сусаклагычларның эш режимы турындагы тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар. Республиканың министрлык һәм ведомстволарыннан тыш, видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә Чувашия Республикасы, Марий Эл Республикасы, Ульяновск һәм Самара өлкәләренең экология министрлары катнашты.
Идел-Кама шарлавыгындагы гидрология һәм су хуҗалыгы торышы, Куйбышев сусаклагычы өчен тәкъдим ителә торган эш режимнары турындагы мәгълүмат белән «Татэнерго» АҖ вәкиле Айрат Мәрдиханов чыгыш ясады. Ул шулай ук «Гидрокаскад» программасының яңа мөмкинлекләре турында да сөйләде. Нәкъ тә менә әлеге программа Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләренә көн саен сусаклагычларның эш режимнарына мониторинг ясарга ярдәм итә.
«Без барыбыз да беләбез: язгы ташу чоры Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу мәсьәләләрендә иң авыр чор булып санала. Безнең төп бурыч – гадәттән тыш хәлләрне булдырмыйча, язгы ташуны үткәреп җибәрү һәм Куйбышев сусаклагычындагы югары күләмдәге суны саклап калу», - дип ассызыклады экология һәм табтгать ресурслары министры Александр Шадриков. Моның белән киңәшмәдә катнашучылар да килеште һәм алар ведомство җитәкчесен хуплады.
Сусаклагычлар эше буенча тәкъдимнәр Ведомствоара эш төркеме утырышында яңгырар дип көтелә, анда Түбән Иделгә махсус су җибәрү чорында Идел-Кама шарлавыгының эш режимы да билгеләнәчәк. Утырыш 12 апрельдә узачак.