Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булып узды.
Парламент әгъзалары Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге турындагы хисабы буенча фикер алышты. ТР Экология һәм табигать ресуслары министрлыгы эше турындагы доклад белән министр урынбасары Егор Тарнавский чыгыш ясады.
«Безнең республика күп еллар дәвамында әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлтелгән инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округында лидер булып тора, - дип билгеләп үтте Егор Тарнавский, - гомумән алганда, барлык юнәлештәге бюджетлардан, шул исәптән, предприятиеләрдән 11,5 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелде. Узган ел Татарстан 4 федераль проектта катнашты. Болар - «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау». Аларны гамәлгә ашыру өчен 3 млрд 300 млн сум акча тотылган, шул исәптән 2,5 миллиардтан артык акча федераль бюджеттан алынган. Быел Татарстан «Россия территориясендә суларның тискәре йогынтысыннан саклау һәм гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү» дип аталган тагын бер федераль проектта катнашачак.
Спикер билгеләп үткәнчә, иң мөһим бурыч – халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү. «Закон нигезендә, халыкны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүнең гамәлдәге барлык су алу җайланмалары лицензияләнергә тиеш, - дип билгеләп үтте Егор Тарнавский, - бүген инде җир асты суларына 1664 лицензия бирелгән».
Комитет утырышында депутатлар шулай ук ТР Экология кодексына һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турында, шулай ук кайбер федераль закон проектлары хакында фикер алышты.
ТР Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә беренче укылышта карауга әзерләнде. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев сүзләренә караганда, РФ Су кодексына һәм кайбер федераль законнарга үзгәрешләр кертелгән.
Яңа закон проекты буенча республиканың Экология кодексындагы 98 статьясы су саклау зоналары чикләрендә урнашкан территорияне, су объектларына чыгарыла торган пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән күләме белән пычратуны тыю белән тулыландырылды.
Шулай ук закон проекты терминологиягә дә төзәтмәләр кертә. Елга, күл, сусаклагычларның яр буйларын саклау полосасының киңлеге кебек төшенчәләргә аңлатмалар кертелә.