Бүген видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча Ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та катнашты.
Көн тәртибендә 2022 елның 16-30 апрель көннәрендә сусаклагычларның эш режимнарын билгеләү мәсьәләсе каралды. Ягъни, Түбән Идел территорияләрендә су басуларны булдырмас өчен, суны Жигулев һәм Волгоград гидроүзәкләре аша җибәрүне карадылар.
Хәзерге вакытта сусаклагыч су ресурсларын җыю режимында дип исәпләнә. Түбән Иделгә су җибәрүнең махсус режимы вакытында Куйбышев сусаклагычы шарлавыгы 27 апрельгә 52,32 м БС күрсәткеченә җитәчәк.
Билгеләнгән режимнар Федераль су ресурслары агентлыгы сайтында урнаштырылачак.
Киләсе утырыш 2022 елның 26-28 мартына билгеләнгән.