ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген, Республика көне алдыннан, табигать саклау ведомстволары хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре Казан шәһәренең Займище поселогы янында Идел елгасы ярында чисталык һәм тәртип урнаштырдылар. «Чиста җәй» арт-өмәсенә ТР Экология министрлыгы, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, Зеленодольск районының Октябрьский авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре һәм иҗтимагый оешмалар, шул исәптән Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте дә кушылды.


28
август, 2023 ел
дүшәмбе

Нурлатның «Пчелка» балалар бакчасында өлкән һәм урта төркем балалары өчен ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары «Планетаны бергә саклыйк» дигән темага экологик дәрес үткәрделәр.

«Казаноргсинтез» ГАҖдә поликарбонат җитештерү өчен изопропилбензол - чимал синтезлау җайланмасын модернизацияләү тәмамланган. Җайланманы рәсми рәвештә эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан экология министры Александр Шадриков, СИБУР Директорлар советы рәисе Леонид Михельсон, СИБУР генераль директоры Михаил Карисалов һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин катнашты.

Әгерҗе районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Кучук авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 6160 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 100 куб.м.

1 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2023 кысаларында А.И.Щеповских исемендәге  «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» XVIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.  Чарада табигать саклау ведомстволары хезмәткәрләре, фән эшлеклеләре, «Татнефть» ГАҖ, «СИБУР» ҖЧҖ, «Алабуга» СҖТ МИЗ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «МТС» ГАҖ, «Мегафон» ГАҖ һәм башкалар катнашачак.

Чирмешән районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Шешминка авыл җирлегендә известьташ өемнәренең рөхсәтсез урнаштырылуын ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы – 2000 кв.м, күләме 5000 куб.м тәшкил итә.


25
август, 2023 ел
җомга

Түбән Камада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК) «ТГК-16» АҖ филиалының аккан мазутны бетерү буенча гамәлләргә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды.

18-25 август көннәрендә «Салават Күпере» микрорайонында И.Шакиров урамында урнашкан АСКЗА-5 станциясендә  2,5 ПДК максималь тапкырлыгы белән күкерт водороды буенча чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән матдәләр артып китүнең 10 очрагы ачыкланган. Бер атна элек, 11-18 август көннәрендә, күкерт водороды буенча 72, углерод оксиды буенча артып китүләрнең 5 очрагы ачыкланган булган.

Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш районы территориясен тикшерү барышында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыкладылар. Хокук бозу Красная Горка авыл җирлегендә ачыкланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 144,6 кв. метр тәшкил итә. Чүплекнең күләме – 115,6 куб. м.


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының су объектларын экотернәкләндерү буенча сынау проекты кысаларында быел Казансу елгасын агач һәм чүп өемнәреннән чистарту чаралары бара. Бу хакта бүген матбугат туры вакытында ТР да Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International