1 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2023 кысаларында А.И.Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» XVIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра. Чарада табигать саклау ведомстволары хезмәткәрләре, фән эшлеклеләре, «Татнефть» ГАҖ, «СИБУР» ҖЧҖ, «Алабуга» СҖТ МИЗ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «МТС» ГАҖ, «Мегафон» ГАҖ һәм башкалар катнашачак.
Конференциядә әйләнә-тирә мохит компонентларының торышын, сәнәгать ташландыкларын, климат үзгәрешләрен мониторинглау һәм тикшерү өлкәсендә яңа алымнар һәм инновацион ватан эшләнмәләре, аларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә алдынгы сынау проектлары турында фикер алышу планлаштырыла.
Конференция нәтиҗәләре буенча иң яхшы докладлар сайлап алыначак, алар диплом һәм А.И.Щеповских медале белән бүләкләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, А.И.Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау буенча беренче министры Анатолий Иванович Щеповских истәлегенә булдырылган.