Экология министры Александр Шадриков «Казаноргсинтез» ГАҖ изопропилбензол җитештерү җайланмасын ачу тантанасында катнашты

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

«Казаноргсинтез» ГАҖдә поликарбонат җитештерү өчен изопропилбензол - чимал синтезлау җайланмасын модернизацияләү тәмамланган. Җайланманы рәсми рәвештә эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан экология министры Александр Шадриков, СИБУР Директорлар советы рәисе Леонид Михельсон, СИБУР генераль директоры Михаил Карисалов һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин катнашты.

«Без сәнәгать җайланмаларын реконструкцияләү өлешендә генә түгел, ә коллектив өчен шартлар тудыруда да үзгәртеп корулар булуын тойдык: медицина хезмәте күрсәтү, туклану, киенү бүлмәләре булдырылды. Яңа юнәлешләрдә зур перспектива бар», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, яңа модернизацияләнгән җайланманы ачып.

Яңа җитештерү технологиясендә изопропилбензол каты цеолит катализаторы нигезендә алына, ул берничә ел алмашсыз эшли ала. Бу срок тәмамлангач, ул калдык булып китми, ә эшкәртү өчен җитештерүчегә кайтарыла. Яңа технология ярдәмендә агынты сулар барлыкка килми, шулай ук шул ук күләмдәге чималдан күбрәк максатчан продукт һәм азрак өстәмә – сумала алыначак, бу экологик куркынычсызлык өчен мөһим булып тора. Яңарту һәм реконструкция атмосферага матдәләр чыгаруны 20% киметергә, шулай ук энергия ресурсларын куллануны 68% киметергә мөмкинлек бирә, бу җитештерүне заманчарак һәм нәтиҗәдә экологик яктан чистарак итә. Проектны гамәлгә ашыру чыгымнары 2,5 млрд сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International