12 майда республиканың барлык районнарында «Бердәм экологик дәрес» уздырыла

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
12 май көнне Татарстанның белем бирү оешмаларында Халыкара Экологик белемнәр көненә багышланган “Бердәм экологик дәрес” акциясе уздырыла.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, Россия кулланучылар күзәтчелеге, Россия табигать күзәтчелеге, Казан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре, галимнәр, җәмәгать оешмалары активистлары мәктәп балаларына һәм студентларга, яшь буында әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү максатыннан, лекцияләр укыячак.
Казан шәһәренең IT лицеенда укучылар өчен күчмә экологик дәрес Идел-Кама биосфера тыюлыгында уздырыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International