Экология министрлыгы хезмәткәрләре шәһәр өмәсендә катнаштылар

2014 елның 26 апреле, шимбә
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “Яшел шимбә” акциясендә актив катнаштылар. Өмә кысаларында Дәрвишләр бистәсенең урман массивы территориясе (2013 елның апрелендә битум түгелгән урын) җыештырылды. Былтыр 12 октябрьдә Экология министрлыгы көчләре белән бу территориягә 1200ләп нарат, миләш һәм каен үсентесе утыртылган иде, бүген тагын 300 ылыслы токым үсентесе утыртылды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре шулай ук Павлюхин урамындагы скверны һәм аның тирә-ягын чүп-чардан һәм былтыргы үләннән тазарттылар, куакларны санитар кисү үткәрделәр, бетон тротуар бордюрларын буядылар.
Бүген өмәләр шулай ук Экология министрлыгы ярдәме белән Тинчурин урамы скверында (автовокзал янында), “Эрмитаж бакчасы” паркында үткәрелде, соңгысын Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты җыештырды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International