Түбән Новгородта «Бөек елгалар» Халыкара фәнни-индустриаль форумы уза

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров шушы көннәрдә Түбән Новгородта узучы “Бөек елгалар” 16нчы Халыкара фәнни-индустриаль форумында катнаша. Форум дөньяның бөек елгалары экономикасын тотрыклы, экологик куркынычсыз үстерү проблемаларына багышланган. Аның төп бурычлары булып тотрыклы үсешнең хокукый, норматив һәм экономик механизмнарын әзерләү, елга бассейннарындагы төбәкләрнең эшчәнлеге белән идарә итүнең һәм координацияләүнең, халыкара хезмәттәшлекнең һәм халыкара проектларны тормышка ашыруның нәтиҗәле формаларын булдыру тора.
Ел саен Форумда дөньяның 20дән артык иленнән, күп кенә халыкара оешмалардан, Россия Федерациясенең 40тан артык субъектыннан вәкилләр катнаша.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International