ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Казан – Коркачы – Юдино – Яшел Үзән – Казан маршруты буенча Горький тимер юлының Казан төбәген һәм аңа беркетелгән якын-тирә территорияләрне комиссион күзәтү үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Горький тимер юлы җитәкчеләре, Россия табигать күзәтчелеге һәм аның Татарстан бүлекчәсе, Казан шәһәренең Административ-техник инспекциясе, Казан шәһәр хакимияте, Биектау һәм Яшел Үзән районнары хакимиятләре вәкилләре тимер юл яны полосаларының санитар торышын карадылар.
“Яшь эколог мәктәбе”ндә тәрбияләнүчеләр К(И)ФУның Эверсман исемендәге зоология музеен карадылар. Экскурсияне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге хезмәткәрләре оештырган иде. Чараның максаты – экологик белемнәрне киңрәк тарату, халыкта экологик культура формалаштыру, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү, аңа сак караш тәрбияләү. Музей хезмәткәрләре балаларны Татарстанның һәм Россиянең ихтиофаунасы, су асты дөньясы, җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләре, кошлары һәм имезүчеләре белән таныштырдылар.
Бу шимбәдә – 26 апрельдә “Бүтәнгә булыш” җәмәгать оешмасы макулатура җыю оештыра. “Агачны коткар” акциясе республика халкы игътибарын экология һәм чималны икенчел эшкәртү проблемаларына юнәлтү максатын күздә тота.
Акциядә катнашучылар барысы да “Уку модалы!” проекты кысаларында төзелгән китап фондыннан бүләккә бер китап сайлый алачак. Аларга тагын календарь, “Мин агачны коткардым!” дигән язулы шар, магнитлар, сувенир сабыны бүләк ителәчәк.
Макулатура 8.00дән 17.00гә кадәр Казан ш., Себер тракты 23а адресы буенча кабул ителә. Белешмә өчен телефон: 240-17-59.
“Здравушка” Казан тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен экологик агарту чарасы үткәрелде. Бу бәйрәм ел саен 15 апрельдән 5 июньгәчә уза торган бөтенроссия экологик куркынычтан саклану көннәре кысаларында оештырылган иде. Оештыручысы – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы. Министрлыкның башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова балалар өчен мавыктыргыч конкурслар һәм викториналар үткәрде. Чара бергәләп виноград утырту белән тәмамланды.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстанда экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча тармак-ара комиссия утырышы булып узды. Территорияләрнең чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрүнең арадаш йомгаклары турында доклад белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады. Аерым алганда, ул шуларны белдерде: күзәтчелек ораннары республика буенча 2252 бозу очрагын ачыклаган, нәтиҗәдә 1663 беркетмә төзелгән, шуның 48е юридик затларга, 425е вазифалы затларга, 1190ы физик затларга карата; 29 материал прокуратурага тапшырылган; 8 миллион сумнан артык суммага штрафлар салынган. 26 апрельдә республиканың барлык муниципаль районнарында шимбә өмәсе үткәрелә. Күзәтчелек органнары алдына үз вәкаләтләре кысаларында бозуларны ачыклау һәм кисәтү эшен көчәйтү, 25 апрельдә тимер юл полосасы буйларының һәм якын-тирә территорияләрнең торышын комиссия белән тикшерү; су объектларының сулык саклау зоналарын тикшерүне оештыру, бакча-дача ширкәтләре территорияләрен тикшерә башлау бурычы куелган.

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
26 апрельдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, иҗтимагый экологик берләшмәләр активистлары, институтлар һәм Казан халкы белән берлектә, “Агач утырту көне” республика акциясен һәм шимбә өмәләрен оештыра.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Татарстан буенча Россия ГтХМ баш идарәсенең күзәтчелек эшләре идарәсе башлыгы урынбасары Ирек Шириязданов контроле астында, Министрлык персоналын эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде. Министрлык бинасының беренче катында коридорда янгын чыганагы имитацияләнде. Эвакуация 4 минут 53 секундта үткәрелде. Күнекмәнең максат һәм бурычларына ирешелде. Тулаем, Ирек Шириязданов Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләренең янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә эш итәргә әзерлеген уңай бәяләде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында шундый аукционнар үткәрелде:
– Татарстанның Азнакай муниципаль районындагы “Тымытык 1” яткылыгыннан ком-вакташ токымнарын эзләү һәм чыгару максатында файдалану хокукына;
– Татарстанның Чирмешән муниципаль районындагы “Бәркәтә” җир асты байлыклары кишәрлегеннән бурташларны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында файдалану хокукына;
2014 елның 22 апрелендә Казан үзәгендә Татарстанның алтынчы Игелек маршы уздырылды. Быел маршны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Яшьләр, спорт һәм туризм эшләре министрлыгы, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы, Татарстан буенча Россия дәүләти наркологик контроль идарәсе ярдәмендә Татарстан Иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге оештырды.
Чараның максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын иреклеләр хәрәкәтенә юнәлтү, яшьләрне төрле проектларга җәлеп итү.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Кама елгасында киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактын ачыклау буенча чаралар үткәрде. 14 апрельдән башлап Кама елгасының суднолар йөрешле 640,4-1644 км интервалында уң якта урнашкан Сидоровка кишәрлегендә су төбеннән ком-вакташ токымнары рөхсәтсез чыгарылган. Бу эш ПК 19 йөзмә краны белән РТ 361 һәм “Окский 32” баржаларына төяп, аннары Чаллының “Транслайн” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте участогына озатып башкарылган. Киң таралган файдалы казылма чыгаруның күләме – 2654 тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International