Тимер юл буйлары кабаттан тикшерелде

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Горький тимер юлының Казан төбәге Казан – Коркачык – Юдино – Яшел Үзән – Казан маршруты буенча кабаттан комиссия белән карап узылды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Горький тимер юлы хезмәткәрләре, Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге, Россия кулланучылар күзәтчелеге, Казан шәһәренең Административ-техник инспекциясе, Казан шәһәре, Биектау һәм Яшел Үзән районнары хакимиятләренең вәкилләре тимер юл буйларының санитар торышын күзәттеләр. Исегезгә төшерәбез – беренче карап узу 2014 елның 25 апрелендә булган иде. Чүпләнгән территорияләрне чистарту буенча күп эшләр эшләнде. Тулаем тәртип булдырылды, калган рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын бетерү дәвам итә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International