2014 ел азагынача «Татнефть – АЗС Центр» ҖЧҖнең барлык автоягулык станцияләрен рециркуляция системалары белән җиһазлау ният ителә

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе белгечләре “Татнефть – АЗС Центр” ҖЧҖнең нефть продуктларын агызганда мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык бүлгеч колонкалардан автоцистерналарга җыеп арытаба нефть базаларында рекуперацияләү өчен булган, Казан ш. Әмирхан урамы 21а автоягулык станциясендә куелган йомык системасының эшен карадылар. Агызу мизгелендә Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре станция территориясендә һәм аны торак йортлардан аерып торган санитар саклау зонасы чигендә атмосфера һавасына пробалар алдылар.
2014 ел азагынача “Татнефть – АЗС Центр” ҖЧҖнең Татарстан территориясендәге барлык автоягулык станцияләрен дә рециркуляция системалары белән җиһазлау ният ителә.
Бу эш республиканың автоягулык станцияләрен бензин парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау буенча тармак программасы кысаларында эшләнә. Системалар атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны шактый киметергә һәм тулаем республикада экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Мәсьәләне чишү бигрәк тә республиканың йортлар тыгыз урнашкан һәм автотранспорт күп йөргән шәһәрләре өчен мөһим. 2020 елга кадәр рекуперация системалары белән 500дән артык автоягулык станциясен җиһазлау ният ителә. Беренче этапта, 2015 ел азагынача, республиканың дүрт эре шәһәрендә – Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада 260лап станция җиһазланачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International