Царицыно бистәсендә рөхсәтсез чүплек табылды

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Үзәк территориаль идарә инспекторлары Царицыно бистәсенә бардылар, анда Бәхетле урамы 28а йорты янында калдыкларны вакытында чыгармау аркасында рөхсәтсез чүплек барлыкка килгән булып чыкты. Чүпләнгән территориянең мәйданы 100 кв. метр. Хәзерге вакытта, җавапка тартыр өчен, бу административ хокук бозуга китергән затлар ачыклана.
Санитар-экологик икеайлык барышында Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан Казанда 111 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланды. Административ хокук бозулар турында 104 беркетмә төзелде. 6 юридик зат, 38 вазифалы зат, 60 физик зат җавапка тартылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International