Экологлар «Агач утырту көне» республика акциясенә кушылды

2014 елның 26 апреле, шимбә
Бүген республикада Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган “Агач утырту көне” үткәрелә. Татарстанның шәһәр һәм районнарында 1 миллионнан артык нарат, чыршы, каен үсентесе утыртылачак. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Кадыш бистәсе кишәрлегендә узган акциядә катнашып, 300дән артык ылыслы токым үсентесе утырттылар.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International