Санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча экологик хәрәкәт активистлары бүләкләнде

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республиканың 2014 елгы санитар-экологик икеайлыгында актив катнашкан экологик хәрәкәт вәкилләрен, табигать саклау акцияләрендә, экологик агарту чараларында актив катнашучылар бүләкләнде. Рәхмәт хатларын Министр Артем Сидоров тапшырды. Җыелганнарга ул күрсәткән активлыклары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук икеайлык чорында табигать саклау законнарына күзәтчелек, каты көнкүреш калдыкларын законсыз ташлау урыннарын ачыклау һәм бетерү буенча зур эшләр эшләнүен билгеләп үтте. Хәбәр тарату чаралары вәкилләре, предприятие җитәкчеләре алда торган “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларында аерым билгеләп үтеләчәк, дип ышандырды.

2014 елгы санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча бүләкләнүчеләр исемлеге
Актив экологик агарту эшчәнлеге өчен бүләкләнделәр:
1. Казан ш. Идел буе районындагы Комбинацияле 5нче балалар бакчасы, мөдире Альбина Борһанова;
2. Гүзәл Ихсанова, Казан ш. Совет районындагы 101нче мәктәпнең балалар һәм үсмерләр туризмы станциясендә түгәрәк җитәкчесе;
3. 3нче Норлат урта мәктәбе, директоры Анатолий Евлентьев;
4. Әлмәт ш. 36 “Тылсымлы сарай” балалар бакчасы – Бала үстерү үзәге, мөдире Татьяна Гудакова;
5. Әлмәт политехния техникумы, директоры Илдар Баһманов;
6. Марат Фазлыев, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры;
7. Наталья Баранова, Түбән Кама районы Балалар экология-биология үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;
8. Баранов Константин, Түбән Кама районы Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүче;
9. Вячеслав Мизинов, Экономика, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалында студентлар экологик хәрәкәте кураторы;
10. Раиса Чурина, Чаллыдагы 4нче Балалар экология-биология үзәгенең өстәмә белем педагогы;
11. Азнакай шәһәр гимназиясе, директоры Альберт Рахманов;
12. Азнакай ш. 12нче “Чык бөртеге” комбинацияле балалар бакчасы, мөдире Эльвира Зарипова.

Табигать саклау чараларында актив катнашкан өчен бүләкләнделәр:
1. “Рус география җәмгыяте” бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан бүлекчәсе, җитәкчесе Дмитрий Шиллер;
2. Казан Федераль университетының Экология һәм география институты;
3. Казан Дәүләт Энергетика университетының инженерлык экологиясе һәм табигатьтән рациональ файдалану кафедрасы;
4. Казан Дәүләт Аграр университетының Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, кафедра мөдире Айрат Сабиров;
5. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология кафедрасының 01-008, 01-018, 01-107 группалары студентлары;
6. Әтнә районындагы “Дулкын” ирекле җәмәгать берләшмәсе;
7. “БУМ: Балтачның уникаль яшьләре” ирекле җәмәгать берләшмәсе;
8. Арча районының “21 гасыр яшьләре клубы” ирекле җәмәгать берләшмәсе;
9. Страузева Ксения Михайловна, Биләр урта мәктәбенең 10 класс укучысы;
10. Ямбулатова Аделина Рәшитовна, Биләр урта мәктәбенең 9 класс укучысы;
11. Фәйзуллина Аделина Маратовна, Рус география җәмгыятенең су асты яшьләр отряды әгъзасы;
12. Курганова Мария Владимировна, 58нче урта мәктәпнең 7 “В” класс укучысы.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International