«Саф һава» операциясе кысаларында Татарстанда 1200дән артык автомобиль тикшерелде

2014 елның 27 июне, җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары, Татарстан буенча ЭЭМның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре белән бергә, “Саф һава” операциясе кысаларында, чираттагы рейдларын үткәрделәр. Рейд барышында Министрлык инспекторлары “Лаеш” стационар полиция постында транспорт чараларының төтен газларындагы зарарлы пычраткыч матдәләр микъдарын газ анализаторы – газлар катнашмасына сыйфат һәм күләм анализы приборы ярдәмендә үлчәделәр. Автотранспорт чараларының төтен газлары белән пычраткыч матдәләр чыгаруның билгеләнгән нормативларын үтәүгә күзәтчелек буенча оператив профилактик чаралар республикада автотранспортның әйләнә-тирәлеккә негатив йогынтысын киметү максатыннан үткәрелә.
Әйтелгән чаралар кысаларында Татарстанның югары антропоген йөкләнешле эре шәһәрләрендәге автомобиль юлларында файдалануда булган автотранспорт чараларына, шулай ук предприятиеләрдән линиягә чыгарыласы автомобильләргә сайланма инструменталь контроль үткәрелә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге башлыгы Олег Кашеваровның хәбәр итүенчә, 2014 елның 27 июненә республика предприятиеләрендә һәм автомобиль юлларында 1255 автомашина тикшерелгән, шуларның 12%ы төтен газлары белән пычраткыч матдәләр чыгаруның тиешле нормативларына туры килми. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, нормативларны бозучы транспорт чараларын кулланып һава саклау законнарын бозган өчен 152 административ беркетмә төзелгән. Тулай суммасы 50 мең сумлык штрафлар салу турында карарлар чыгарылган.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International