ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстанның Мөслим районы Игенче авылында чишмә яңартып корылды. Яңарту тантанасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов та катнашты.

9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары “Глобойл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эшчәнлеген тикшереп, табигать саклау законнары бозылуны ачыкладылар. Чаллы-Әлмәт автоюлының 57нче километрында урнашкан 236нчы автоягулык станциясендә зарарлы (пычраткыч) матдәләр атмосферага тиешле рөхсәтсез чыгарыла, ә бу “Атмосфера һавасын саклау турындагы” № 96-ФЗ 04.05.1999 федераль законының 14 ст. 1 өлешенә, “Әйләнә-тирәлекне саклау турындагы” № 7-ФЗ 10.01.2002 федераль законының 23 ст. 4 өлешенә каршы килә.

8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының кадрлар резервына кертелү хокукына конкурсның II этабы үткәрелде. Анда 56 кеше катнашып, 28е җиңүче дип танылды.
Әлмәт дәүләт нефть институтында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов студентлар, профессорлар һәм укытучылар белән очрашты. Очрашуда Татарстанның әйләнә-тирәлеген саклау һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләре тикшерелде.

5
сентябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Казанда, Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” IX халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Анда Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтыннан, Псков дәүләт университетының Техносфералар куркынычсызлыгы кафедрасыннан, Орел дәүләт университеты – укыту-фән-җитештерү комплексының Төзелеш конструкцияләре һәм материаллары кафедрасыннан, Самар дәүләт техник университетының Химик технология һәм индустриаль экология кафедрасыннан, Екатеринбург ш. Урал дәүләт урман-техник университетыннан белгечләр, Татарстанның эре индустриаль предприятиеләре вәкилләре катнашты.

3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы эшли башлады, ул “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза. Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Экологик, технологик, атом күзәтчелеге буенча федераль служба җитәкчесе урынбасары Светлана Родионова, Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе Баймырат Хуҗамөхәммәдов, Татарстан индустрия һәм сәүдә министры – вице-премьер Равил Зарипов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Татарстан министрлыклары һәм тармаклары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Мәскәү өлкәсе Кубинка шәһәрендә булып, анда “Милли Экологик Проект” компанияләр төркеменең технологияләре һәм гамәлдәге корылмалары, шул исәптән юынты суларны реагентсыз чистарта торганнары белән танышты. Министрны белән бергә килгән Татарстан делегациясендә Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренең “Водоканал” предприятиеләре вәкилләре дә бар иде.

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Татарстанның Чаллыда, Түбән Камада, Минзәлә һәм Арча районнарында яшәүчеләрне онлайн видеоконференция режимында кабул итте һәм аларның сорауларына җавап бирде.
2014 елның 1 сентябрендә, Менделеевск шәһәре һәм районы территориясендә әйләнә-тирәлеккә даими экологик күзәтчелек оештыру максатыннан, атмосфера пычрануга автоматик контроль станциясен урнаштыру һәм ачу булып узды.

31
август, 2014 ел
якшәмбе
1 сентябрьдә Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсы башлана. Аның проектын Татарстан Информатизация һәм электә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International