ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2014 ел
җомга
22 сентябрьдә бөтен дөньяда Автомобильсез көн үткәрелә, аның девизы: “Шәһәр – кешеләр тирәлеге, яшәү тирәлеге”. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республиканың барлык автомобильчеләрен шәхси транспорт чарасыннан бер көнгә баш тартырга чакыра. Акция автомобильләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын искә төшерү, халыкны альтернатив хәрәкәт чараларыннан: җәмәгать транспортыннан, велосипедтан һәм башка шундыйлардан файдалануга өндәү максатыннан үткәрелә.
Татарстанда, 2009 елдан башлап, акциядә ел саен 60 меңнән артык автомобиль иясе катнаша. Һәр автомобильнең тәүлек саен атмосфера һавасына 5-6 кг пычраткыч матдә чыгаруын исәпкә алсак, акция үткәрелгән көнне мондый пычрату 300 тоннага кадәр кими дигән сүз.
Казанның Вахитов районындагы Татар телендә укытулы 27нче гимназиясендә (Эсперанто ур. 48) “Кулланылган бәтәрәйләрне җый – планетаны коткар!” экологик акциясе үткәрелде. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән оештырылды. 4нче класс укучылары 2000нән артык кулланылган бәтәрәй җыеп китерделәр. Шуннан соң аларга бу калдыкларның ничек эшкәртеләчәге аңлатылды.
Чараның максаты – яшь буенда экологик белемнәр тарату, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү.

18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
16-18 сентябрьдә Новосибирскида “Russian Elementary Cinema” 8нче Бөтенроссия экологик кино фестивале үткәрелде.
Быелгы фестиваль кино сәнгатен һәм экологияне берләштерүче тәҗрибә мәйданы булды һәм яңа социаль аң рәвеше – эко-культура булдыру максатын күздә тотты. Фестиваль кысаларында “Экологик проблемаларны чишү өчен заманча медиа. Эко-культура формалаштыру” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.

16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге вәкилләре белән бергә, Куйбышев сусаклагычына күзәтчелек кысаларында, Локомотив пляжы төбәгендә Идел төбен тикшерделәр. Суга чумуда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – ТР баш дәүләти табигать саклау инспекторы Рәмил Низамов та катнашты.
Бүген Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара Озон катламын саклау көненә багышланган “Чисталык дәресе” экологик агарту акциясе үткәрелде. Аны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләре белән хезмәттәшлек итеп, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды. Дәресләрне федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының, Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге идарәсенең, Татарстан буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең табигать саклау тармаклары хезмәткәрләре, республика югары уку йортларының профильле факультетлары укытучылары үткәрде.

15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Казанның Вахитов районындагы Татар телендә укытулы 27нче гимназиясендә (Эсперанто ур. 48) “Кулланылган бәтәрәйләрне җый – планетаны коткар!” экологик акциясе узачак. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән 4нче сыйныф укучылары өчен оештырыла. Чараның максаты – яшь буенда экологик белемнәр тарату, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү.

12
сентябрь, 2014 ел
җомга
16 сентябрьдә Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара озон катламын саклау көненә багышланган “Чисталык дәресе” экологик тәрбия акциясе үткәрелә.
Чараның максаты – яшь буынга экологик белемнәр иңдерү, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплылык, экологик караш тәрбияләү, Татарстанда өзлексез экологик белем бирү системасын яклау һәм үстерү.

11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Чаллының Элеватор тавы бистәсендә атмосфера һавасына дәүләти экологик күзәтчелек үткәргәндә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре хосусый эшмәкәр С.А.Красоткинаның җитештерү базасын тикшерделәр.

10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министрлык хезмәткәрләре өчен “Мәктәп эко-патруле” кушымтасын кую һәм видеоэлемтә режимында эшләтү буенча өйрәнү үткәрелде. Проект Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республиканың гомуми белем оешмалары өчен әзерләнгән. Конкурсның идеясе шунда ки – мобиль телефоны булган һәр укучы буш вакытында чүплекләрне фотога төшереп, колл-үзәк фильтры аша тапшыра алырга тиеш, ә анда һәр укучы, класс, мәктәп, муниципалитет буенча статистика формалашачак.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Норлат шәһәре Куйбышев урамы 59А йортында урнашкан “Промочистка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен тикшереп, аның РФ Су кодексының 11 ст. 2 өлешен бозуын ачыклады. “Промочистка” ҖЧҖнең чистарту корылмаларыннан юынты сулар Кондырча елгасына су объектыннан файдалану хокукын нигезләүче документларсыз агызылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International