Казанда «Индустриаль экология һәм куркынычсызлык» IX халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды

2014 елның 5 сентябре, җомга
Бүген Казанда, Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” IX халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Анда Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтыннан, Псков дәүләт университетының Техносфералар куркынычсызлыгы кафедрасыннан, Орел дәүләт университеты – укыту-фән-җитештерү комплексының Төзелеш конструкцияләре һәм материаллары кафедрасыннан, Самар дәүләт техник университетының Химик технология һәм индустриаль экология кафедрасыннан, Екатеринбург ш. Урал дәүләт урман-техник университетыннан белгечләр, Татарстанның эре индустриаль предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Конференциядә катнашучылар әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә дәүләти көйләүнең көнүзәк проблемаларын, шулай ук индустриаль экология өлкәсендәге яңа фәнни казанышларны, аларны индустриянең төрле тармакларында куллану мәсьәләләрен тикшерделәр.
Тәбрикләү сүзе белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, Татарстанда экологик куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибар бик зур. Хәзерге вакытта республиканың 180 иң эре предприятиесенең реаль финанслана торган үз экологик программасы бар. Нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре әйләнә-тирәлекне саклауга аеруча нык игътибар итәләр. Җитештерүчәнлекне экологик чаралар белән бергә үстерү әйләнә-тирәлеккә йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирә. Нефть-газ химиясе комплексында төп экологик чаралар һәм технологик чишелешләр нефтьле калдыкларны киметүгә, юынты суларны һәм пычранган газларны чистартуга юнәлтелә. Предприятиеләр индустриаль калдыкларны утильләштерү һәм яңадан эшкәртүгә, кабатлы һәм әйләнешле су тәэминаты исәбенә су куллануны киметүгә дә тиешенчә игътибар итәләр. Күпчелек нефть химиясе предприятиеләрендә калдыклар составын он-лайн режимда контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган заманча газ анализы җиһазлары кулланыла.
Бүген предприятиеләр белән берлектә әйләнә-тирәлекнең һәм бигрәк тә атмосфера һавасының торышын күзәтү буенча бердәм территориаль система булдырыла. Аңа Экологик министрлыгының, Росгидрометның, Роспотребнадзорның, республикадагы барлык эре предприятиеләрнең автоматик мониторинг станцияләре керә, ә бу күзәтүләрнең киң колачлылыгын, әйләнә-тирәлекнең торышы турында белешмәләрнең ачык һәм дөрес булуын тәэмин итә.
Геоинформацион технологияләр киң кулланыла башлады, алар дәүләти экологик күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм әйләнә-тирәлек компонентларын он-лайн күзәтергә мөмкинлек бирәләр.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International