Экология министры Кубинка шәһәрендә «Милли Экологик Проект» компанияләр төркеменең технологияләре һәм корылмалары белән танышты

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Мәскәү өлкәсе Кубинка шәһәрендә булып, анда “Милли Экологик Проект” компанияләр төркеменең технологияләре һәм гамәлдәге корылмалары, шул исәптән юынты суларны реагентсыз чистарта торганнары белән танышты. Министрны белән бергә килгән Татарстан делегациясендә Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренең “Водоканал” предприятиеләре вәкилләре дә бар иде. “Милли Экологик Проект” компанияләр төркеме президенты Юрий Бобылёв үзләренең төп эшчәнлек юнәлешләре, аерым алганда уникаль технологияләр әзерләү һәм җитештерү, хуҗалык-көнкүреш юынтыларын чистарту буенча өлешчә я тулысынча автоматлаштырылган комплекслар, эчә торган су әзерләү системалары турында сөйләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International